Татарстан Дәүләт Советының профильле комитеты 2018 елга ТР бюджеты проектын хуплады

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Республика Дәүләт Советының профильле комитеты чираттагы Татарстан парламенты утырышының көн тәртибенә кертү өчен 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына республика бюджеты проектын хуплады. Бүген республиканың төп финанс канун проекты Казна, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында каралды. Искәртеп узыйк, әлегрәк документ Республика Дәүләт Советының башка комитетлары тарафыннан каралды, шулай ук парламент тыңлауларында тикшерелде.

Бүген комитет утырышында Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин 2018 ел казнасы проектының төп күләме турында сөйләде. Аның сүзләренчә, казна 2018 елда Urals нефть бәясеннән чыгып исәпләнелә, аның бер барреле 40,8 долларга тигез. 2018 елда уртача еллык доллар курсы 69,8 сум тирәсе булыр дип планлаштырыла.

Министр хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстан бюджеты керем өлешенең гомуми суммасы 196,4 миллиард сум, 2019да – 199,4 миллиард сум, 2020дә – 203,5 миллиард сум күләмендә булыр дип фаразлана. Республика бюджеты чыгымының гомуми күләме 2018 елда 199,1 миллиард сумны тәшкил итәчәк.

Нәтиҗәдә, 2018 елга һәм 2019-2020 еллар аралыгына республика бюджеты проекты буенча фикер алышкач, бюджет Комитеты аны хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International