Татарстанның 12,2 млрд сум бурычы реструктуризацияләнәчәк

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының 2015 елда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә алынган бурычы реструктуризацияләнәчәк. Бу хакта республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты утырышында хәбәр итте.

ТР финанс министры депутатларга кичә Россия Финанс министрлыгы белән 12,2 млрд сумлык бурычны реструктуризацияләү турында килешү төзелүе хакында хәбәр итте. Радик Гайзатуллин аңлатуынча, “универсиада” шартлары саклана: ун елга соңгарау һәм ун ел дәвамында тигез өлешләр белән түләү. “Беренче ун ел без бары процентларны гына, киләсе 10 ел – тигез өлешләр белән түләп барачакбыз”, - дип аңлатты ул.

Республиканың 80 млрд сумнан артык бюджет кредиты бар, шуларның 66,9 млрд сумы инде реструктуризацияләнгән, 17,9 млрд сум кредит кала, дип искә төшерде министр. 12,2 млрд сумны реструктуризацияләү хакында карар кабул итүне исәпкә алып, республикага 5,5 млрд кредит кайтарырга кирәк, шуларның 2,2 млрдын 2018 елда, 3,3 млрд. сумын 2019 елда.

Шул ук вакытта республиканың финанс министры искәртүенчә, 2,2 млрд сум күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән бурычларны реструктуризацияләү программасына да эләгергә мөмкин. Аның сүзләренчә, реструктуризация җиде елга планлаштырыла, ә махсус шартларны үтәгән очракта (салым базасын арттыру) ул 12 елга да булырга мөмкин. Радик Гайзатуллин искәртүенчә, Татарстанның бурычын реструктуризацияләү буенча эш федераль үзәк билгеләгән параметрлардан чыгып дәвам итәчәк. Бу мәсьәлә буенча карарларны 2017 елның декабреннән дә иртәрәк көтәргә кирәкми.

“Дөньяның су чемпионаты һәм Универсиада буенча республика үткәргән реструктуризация республика өчен бик кулай”, - дип искәртте Радик Гайзатуллин.

Министр хәбәр итүенчә, ТР бюджетында 2018 елга бюджет кредиты процентларын каплауга 96,7 млн сум салып калдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International