Бюджет проекты зональ киңәшмәләрдә тикшерелә

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

2017 елның 18 октябрендә 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм  2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерү буенча зональ киңәшмәләр узды.

Республика вәкилләре һәм күрше районнардан килгән делегатлар катнашында беренче зональ киңәшмә Түбән Кама шәһәрендә узды.  

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проекты турында чыгыш ясады.

2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразы турында мәгълүматны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җиткерде.

Бюджет проекты бүген шулай ук Апас һәм Питрәч авылларында узган зональ киңәшмәләрдә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International