РФ финанс министры Антон Силуанов Россия икътисадының үсешен арттыру максатыннан бюджет чыгымнары структурасын яңадан карарга кирәк дип саный. Бу хакта министр ВТБ Капитал “Россия чакыра!” инвестицияле форумында хәбәр итте.
“Бюджет акчаларын нәтиҗәлерәк бүләргә, бюджет ресурсы нәтиҗәлелеген арттыру белән шөгыльләнергә кирәк. Моның өчен без бюджет күзәтүләрен тормышка ашыруны күздә тотабыз, шул исәптән алар экспертлар тарафыннан да башкарылачак. Шушы бюджет күзәтүләреннән чыгып, РФ хөкүмәтенә тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Алар бюджет чыгымнары структурасы турында булачак. Максат – бу чыгымнарны икътисад үсешенә юнәлтү һәм адреслы ярдәм күрсәтү”, - диде Силуанов.
Мисалга финанс министры “Цифрлы икътисад” программасын китерде.
“Эффектив файдаланырга яисә югары нәтиҗә биргән тармакларга юнәлтергә кирәк”, - диде министр.
“Цифрлы икътисад” программасы хакында
2017 елның июлендә хөкүмәт 2024 елга кадәр “Цифрлы икътисад” программасын раслады. Аның кысаларында икътисадның әйдәп баручы тармакларына югары технологияләр кертү планлаштырыла.
Программа биш юнәлештән тора. Алар норматив көйләүгә, мәгарифкә, кадрларга, киберкуркынычсызлыкка, тикшеренү компетенцияләрен булдыруга һәм IT-инфраструктурага багышланган.
2018-2020 еллар федераль бюджет проекты буенча программаны бюджеттан финанслау каралмаган.