РФ Финанс министрлыгы бюджетның тотрыклылыгы кризиска кадәрге дәрәҗәгә кайтачак дип фаразлый

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

2019-2020 елларда бюджет тотрыклылыгы 2008 елның кризисына кадәрге дәрәҗәгә кайтачак, дип җиткерде министрлык башлыгы Антон Силуанов.

Хакимият бюджетның нефть бәяләренә һәм тышкы факторга бәйлелеген киметергә тели дип исәртте ул.

“Без шуны эшлибез дә. 2018-2020 еллар өч еллык планнарыбызга карасак, без бюджетның нефть һәм газга бәйлелеге сизелерлек кимүен күрәбез. Бюджеттагы хәл буенча без 2008 елның кризисына кадәрге чорга кайтабыз. Бу вакытта ул шактый тотрыклы, нефть-газ булмаган кытлык тулаем эчке продуктның 5-6% тәшкил итә иде”, - диде ул “Россия чакыра” “ВТБ Капитал” форумында чыгышы вакытында.

“Без шундый ук күрсәткечләрне 2019-2020 елларга планлаштырабыз”, - дип өстәде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International