Максим Орешкин: 2017 ел йомгаклары буенча тулаем эчке продукт үсеше 2% артырга мөмкин

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

2017 ел йомгаклары буенча Россия икътисады үсеше 2% артырга мөмкин. Бу хакта РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин хәбәр итте.

“Бу елның башында мин үсеш ким дигәндә 2% булачак дидем, бөтенесе көлде, беркем дә ышанмады, оптимизм чамадан тыш, диделәр. Фактта без инде 2 квартал 2,5%ка, 3 квартал – 2,2%ка ия. Бу елның ахырына шушы 2%, хәтта аннан азрак артыграк та булуы ихтимал”, - диде ул “Россия чакыра” форумында чыгышы вакытында.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International