Владимир Путин бюджет структурасының киләсе өч елда кичерәчәк үзгәрешләре турында сөйләде

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Киләсе өч елда РФнең нефть-газ табышы бюджетның барлык керемнәренең бары өчтән бер өлешен генә тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия президенты Владимир Путин “Россия чакыра” форумында хәбәр итте.

“Федераль бюджетның нефть конъюнктурасына бәйлелеге кими төшә. Әгәр 2014 елда нефть-газ табышы бюджет кеременең яртысыннан артыгын (51,3%) тәшкил иткән булса, агымдагы елда ул якынча 39%”, - диде Путин.

Аның сүзләренчә, нефть керемнәрен киметү дәвам итәчәк. “Ә киләсе өч еллыкта нефть-газ табышы исәбенә федераль казнаның федераль бюджеты керемнәренең бары өчтән бере генә формалаштырылачак”, - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International