Дәүләт Думасы агымдагы елда барлыкка килгән бюджет средстволары калдыкларын 2018 елда файладануның үзенчәлекләре турында закон кабул итте.
Документ хокукый нигезләрне бер елга озынайта. Шулай итеп, федераль бюджет средстволары калдыкларын 2018 елның башына юнәлтү мөмкинлеге туа, ягъни алар милли оброна һәм куркынычсызлык, хокук саклау эшчәнлеге, оборона-сәнәгать комплексы үсеше өлкәсендә президент һәм хөкүмәтнең карарларын гамәлгә куюга тотылачак.
Калдыклар дәүләт контрактларын түләүгә, шулай ук 2017 ел бюджетының “бәйләнмәгән” калдыкларын күчерү исәбенә хөкүмәтнең резерв фондын арттыруга юнәлтеләчәк. Закон дәүләт бурычын үтәүгә һәм башка максатларга алынган бюджет һәм автоном учреждениеләренең субсидияләре калдыкларын (күрсәткечләргә ирешмәгән вакытта) кире кайтарып, 2018 елда Министрлар Кабинетының резерв фондын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.