2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасының закон проекты бүген Дәүләт Советының утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына үзгәрешләр 7 ноябрьгә кадәр кертеләчәк, аннан соң документны икенче укылышта тикшерәчәкләр.
Беренче укылыш – бюджет тикшерелешенең мөһим этабы, чөнки нәкъ менә шушы вакытта гомуми финанс күрсәткечләр (керемнәр һәм чыгымнар, кытлык күләмнәре, дәүләт бурычы чикләре) раслана. Моннан тыш, киләсе финанс елга һәм план чорына Татарстанның социаль-икътисадый үсеше фаразы тикшерелә.
2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан бюджет проекты нигезенә түбәндәге төп социаль-икътисадый үсеш күрсәткеләре салынган:
• тулай төбәк продукты үсеше 2018 елда 3,8 %ка, план чорында – 3,3 % һәм 3,5 %ка;
• сәнәгать җитештерүе индексы үсеше 2018 елда 5,7 %ка, план чорында – 3,2% һәм 2,9 %ка;
• хезмәт хакы фонды үсеше 2018 елда 4,2 %ка, план чорында – 4,7 % һәм 4,9%ка;
• кулланучылар бәяләре индексы үсеше 2018 елда 4 %ка, план чорында – 4 % һәм 4 %ка;
• нефтькә экспорт бәя: 2018 елда баррель өчен 40,8 доллар, план чорында 41,6 һәм 42,4 доллар;
• доллар курсы: 2018 елда 69,8 сум, план чорында 71,2 һәм 72,7 сум;
• инфляция: 2018 елда 4 %, план чорында 4 % һәм 4 %.
Бюджет параметрларына килгәндә, 2018 елда керемнәр җәмгысы 196 405 386,6 мең сум, 2019 елда – 199 375 011,0 мең сум, 2020 елда – 203 469 705,4 мең сум планлаштырыла. 2018 елга чыгымнар җәмгысы 199 064 350,9 мең сум, 2019 елда – 203 859 809,3 мең сум, 2020 елда – 209 448 547,0 мең сум планлаштырыла. Татарстан Республикасы кытлыгы 2018 елда 2 658 964,3 мең сум, 2019 елда – 4 484 798,3 мең сум, 2020 елда – 5 978 841,6 мең сум тәшкил итәчәк.
Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин искәртүенчә, “тышкы басым һәм санкцияләргә карамастан, Россия икътисадында агымдагы елда тулай продуктның тотрыклы үсешенә тенденция күзәтелә”. Татарстанда төп макроикътисад күрсәткечләре, гадәттәгечә, гомумроссия тенденцияләреннән югарырак. Бу елның йомгаклары буенча тулай төбәк продукты (динамика 102,8% булганда) 2 трлн. 72 млрд. сум дәрәҗәсендә фаразлана. Профиль министрлык фаразы нигезендә, 2018 елда тулай төбәк продукты үсеше 3,8% фаразлана. Сәнәгать җитештерүе индексы 5,7% тәшкил итәчәк.
“Башкарылган уртак эш нәтиҗәсендә без 911 җирлек бюджетының, 45 муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләре бюджетларының, Татарстан Республикасы бюджетының 2018-2020 елларга бюджет проектларын төзедек. Барлык муниципаль берәмлекләрнең бюджетлары кытлыксыз дип фаразлана”, - дип искәртте республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин.
Радик Гайзатуллин бюджетның һәрбер керем чыганагы характеристикасына тукталды. Гадәттәгечә, бюджетка иң күп керемнәрне табышка салым, физик затларның кеременә салым, акцизлар китерә. Салым булмаган керемнәр республика бюджетына 4,5 млрд. сум күләмендә фаразлана.
Финанс министры бюджетның чыгым өлешендә беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнарның артуын искәртте. 2018 елның бюджетында алар 1,5%ка үсәчәк һәм 71,6% тәшкил итәчәк.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың төп финанс законын “хәзерге икътисадый шартларда мөмкинлек бюджеты” дип сыйфатлады. Бүгеннән төзәтмәләр буенча эшләр башлана. Ноябрьдә республика бюджеты турында закон проекты икенче укылыш процедурасын үтәчәк.