Радик Гайзатуллин Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентларына ачык лекция укыды

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Казан Федераль Университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентларына ачык лекция укыды.

Ул студентларга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының бюджет процесслары үзенчәлекләре, бюджет структурасы, бюджетның керем өлешенең нинди чыганаклардан формалашуы хакында сөйләде, 2018-2020 елларга бюджетларның җентекле характеристикасы белән таныштырды.

Студентлар белән очрашуда шулай ук ТР финанс министры урынбасары Алексей Шишкин да катнашты.

Чыгышының ахырында Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы исеменнән Казан (Идел буе) Федераль Университеты укытучыларын һәм студентларын якынлашып килүче бәйрәмнәр: Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады.

Лекциядән соң студентлар Татарстан Республикасы финанс министрына сорауларын бирделәр.

Чыгышта файдаланылган слайдларны түбәндәге сылтама буенча карап була: http://minfin.tatarstan.ru/rus/budget.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International