Дөнья финанс базарларында нинди вазгыять урнашуга карамастан, РФ икътисадында уңай тенденцияләр сакланачак. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин хәбәр итте.
“Россиягә йогынтыга килгәндә, соңгы елларда икътисад тышкы конъюнктураның үзгәреп торуына карата тотрыклыракка әйләнде”, - диде Орешкин.
Аның сүзләренчә, биредә хәлиткеч рольне структур макроикътисад үзгәрешләре уйнаган – инфляцияне таргетлаштыруга күчү, бюджет кагыйдәләрен кертү, хөкүмәт тарафыннан эчке валюта базарында операцияләр үткәрү.
Шушы чаралар ярдәмендә, Россия икътисады глобаль чакыруларга яраклашты, дип өстәде министр.
“2016 елның икенче яртысыннан тулаем эчке продукт үсеше торгызылды. Алга таба дөнья базарларында нинди вазгыять урнашуга карамастан, бу уңай тенденцияләрнең без саклануын көтәбез”, - дип йомгак ясады ул.