Федерация Советы 8 ноябрь көнне агымдагы елның бюджетына кертелгән төзәтмәләрне тикшерәчәк, документны РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов тәкъдим итәчәк.
Закон 2017 елда федераль бюджет керемнәрен 41,5 миллиард сумга — 14,72 триллион сумга кадәр, шул исәптән нефть-газ булганнарын — 25,7 миллиард сумга, нефть-газ булмаганнарын — 15,8 миллиард сумга арттыра. Чыгымнар 125,7 миллиард сумга — 16,728 триллион сумга кадәр арта.
Бюджет кытлыгы 84 миллиард сумга — 2,008 триллион сумга кадәр арта.
2018 елның 1 гыйнварына РФнең эчке дәүләт бурычының югары чиге 9 триллион 227 миллиард сумнан 9 триллион 276,4 миллиард сумга кадәр арта, Резерв фондның норматив зурлыгы – 6 триллион 453,3 миллиард сумнан 6 триллион 455,7 миллиард сумга кадәр арта.
Тулаем эчке продуктның фаразланган күләме 92,19 триллион сумнан 92,224 триллион сумга кадәр арта. Инфляциянең фаразланган дәрәҗәсе 3,8%тан 3,2% кадәр кими. 2017 елга нефтьнең бәясенә фараз баррель өчен 45,6 доллардан 49,9 долларга кадәр яхшыртылган.
Закон РФ Хөкүмәтенә бюджет кредитлары буенча РФ субъектлары бурычларының реструктурлаштырылуын үткәрү хокукын бирә. Реструктурлаштыру программасы ким дигәндә 7 елга исәпләнгән. Бу программада катнашкан РФ субъектлары 2018-2019 елларда төп бурычтан елга 5%лап, 2020 елда 10%, 2021-2024 елларда тигез өлешләр белән ел саен 20%ын түләп бару мөмкинлеге алачак.
Хөкүмәтнең резерв фонды 7,145 миллиард сумга — 18,773 миллиард сумга кадәр арта.