Халыкара валюта фонды озак сроклы чорда Россия икътисадының үсешен фаразлады

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыкара валюта фонды озак сроклы чорда Россия икътисады елга 1,5%ка үсәр дип фаразлый. Бу хакта Халыкара валюта фондының Россиядәге даими вәкиллеге башлыгы Габриэль Ди Белла хәбәр итте.

“Без озак сроклы чорда Россия икътисады үсеше 1,5% тәшкил итәр дип уйлыйбыз”, - диде ул. Бу сүзләрен ул Европа бизнесы ассоциациясендә узган брифингта әйтте.

Халыкара валюта фонды октябрьдә РФнең тулаем эчке продукт үсеше фаразын 2017 елга һәм 2018 елга 1,8% һәм 1,6% арттырды. Фаразлар яхшыруга гомуми финанс тотрыклылык урнашу, инфляциянең тизрәк акрынаюы, җитештерү үсеше һәм илкүләм валютаның ныгуы сәбәп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International