2017 елның 9 ноябрендә Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) Россия рейтинг агентлыгы вәкилләренең Казан шәһәренә сәфәре кысасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиле катнашында рейтинг киңәшмәсе узды. Чараның төп максаты – милли шкала буенча Татарстан Республикасына кредит рейтингын бирү һәм алга таба аны күзәтү буенча чаралар үткәрү кысаларында Татарстан Республикасына комплекслы күзәтү ясау.
Очрашуда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, финанс-бюджет сәясәте, инвестицияле һәм инновацияле сәясәте белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин 2016 елда һәм 2017 елның үткән чорында бюджетның үтәлеше йомгаклары, республиканың бурыч сәясәте, 2017 елның ахырына кадәр һәм уртача сроклы чорга планнар белән таныштырды.