2017 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин "Татспиртпром" Акционерлар җәмгыяте һәм “Болгар сырасы” ачык акционерлык җәмгыяте компанияләре белән киңәшмәләр уздырды. Әлеге киңәшмәләрдә җитештерү күрсәткечләре, 2017 елның 10 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетына түләнүче акцизлар һәм 2017 елның ноябренә, декабренә фаразланучы акцизлар күләме тикшерелде.