Россия икътисадының үсеше торгызылу чоры тәмамланды диярлек. Бу хакта Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина Дәүләт Думасы утырышында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, үсеш темплары әлегә югары түгел. Шуңа карамастан, гамәлдәге икътисад төзелешендә мөмкин темпларга алар якын.
“Без 2017 ел өчен гомумән алганда, тулаем эчке продукт үсешенең еллык темпы 1,8 процент булыр дип уйлыйбыз”, - дип искәртте Нәбиуллина. Ул бу “берсүзсез уңай факт” дип өстәде, чөнки икътисад Үзәк Банк уйлаганнан тизрәк аякка баскан.
Үзәк Банк исәпләвенчә, 2015 елдан башланган икътисадның 95 процент төшүе компенсацияләнгән. “Әгәр бу сезонлы тигезләнгән санны алсак, 99 процент. Асылда, ел ахырына килеп чыккан кимүне без торгызачакбыз”, - дип өстәде Нәбиуллина.