АКРА Татарстан Республикасына AA+(RU) кредит рейтингын бирде, фараз “Тотрыклы”

2017 елның 17 ноябре, җомга

Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) Татарстан Республикасына AA+(RU) кредит рейтингын бирде, фараз “Тотрыклы”. Бу хакта рейтинг агентлыгы пресс-релизында хәбәр ителә.

Аерым алганда, пресс-релизда “Төбәкнең икътисады үсеше дәүләт буенча уртачадан сизелерлек югары” һәм Татарстан Республикасының “балансланган бюджеты керем өлешендә югары мөстәкыйльлеккә һәм чыгым өлешендә югары контрольгә” ия дип искәртелә.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 9 ноябрендә Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) Россия рейтинг агентлыгы вәкилләренең Казан шәһәренә сәфәре кысасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиле катнашында рейтинг киңәшмәсе узды. Чараның төп максаты – милли шкала буенча Татарстан Республикасына кредит рейтингын бирү һәм алга таба аны күзәтү буенча чаралар үткәрү кысаларында Татарстан Республикасына комплекслы күзәтү ясау иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International