Үзәк банк: Кыска сроклы чорда РФдә инфляция максаттагы 4%тан түбәнрәк булачак

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Россия Банкы анализы күрсәткәнчә, инфляциянең максаттагыдан кимрәк булуы вакытлыча факторларга бәйле; кыска сроклы чорда РФдә еллык инфляция 4%тан түбәнрәк булачак, аннан соң акрынлап шушы ориентирга кайтачак. Бу хакта РФ Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина хәбәр итте.

“Хәзергә инфляция 4%тан түбәнрәк. Соңгы атналык бәяләүләр буенча еллык инфляция 2,6%. Безнең анализ түбәнгә тайпылышның нигездә вакытлы характердагы факторларга бәйле булуын күрсәтә”, - диде ул Дәүләт Думасындагы чыгышында.

“Бу вакытлыча факторлар үз көчләрен югалтканнан соң, безнең караш буенча, инфляция 4%ка кайтачак. Безнең бәяләүләр буенча, кыска сроклы чорда инфляция 4%тан түбәнрәк булачак”, - дип өстәде Нәбиуллина.

Үзәк банкның максатчан ориентиры 4% тәшкил итә. Шул ук вакытта Икътисадый үсеш министрлыгының 2017 елга төгәлләштерелгән соңгы фаразы куллану бәяләренең 2,5-2,8% артуын күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International