“Түбән Кама нефть химиясе” акционерлык җәмгыяте директорлар советының чираттагы утырышы узды

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 23 ноябре көнне Казанда “Түбән Кама нефть химиясе” акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Р.А. Шиһабетдинов җитәкчелегендә компания директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Директорлар советы әгъзалары финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен, капитал салуларның планы үтәлешен һәм 2017 елның 9 аенда йомгаклар буенча “Түбән Кама нефть химиясе” акционерлык җәмгыяте һәм, гомумән алганда, ТКНХ компанияләр төркеме буенча финанслауны игътибарга алды.

Әлеге чорда товар продукцияне җитештерү планы 3,3%ка арттырып үтәлгән. 2016 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, тиңләштерерлек бәяләрдә үсеш 2,9% тәшкил иткән. 9 айда 121 млрд. сумлык товар продукция эшләнгән (бу планнан 3,9 млрд. сумга һәм үткән ел эшләп чыгаруыннан 7,1 млрд. сумга югарырак). Хисап чорында продукцияне һәм хезмәтләрне гамәлгә куюдан алынган ТКНХ төркеме буенча керем 132,3 млрд. сум тәшкил иткән.

Директорлар советы “Түбән Кама нефть химиясе” акционерлык җәмгыятенең 2017 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салым һәм җыемнарны фактик түләүве хакында мәгълүматны игътибарга алды.

Директорлар советы әгъзалары “Түбән Кама нефть химиясе” акционерлык җәмгыяте һәм гомумән ТКНХ компанияләр төркеме буенча 2018 елга җитештерү-финанс планын һәм капитал салу һәм финанслау планын тикшерде һәм раслады.

Директорлар советы яңа олефин комплексын төзү проекты хәле хакында тәкъдим ителгән материаллар белән танышты.

 

Белешмә өчен: “Түбән Кама нефть химиясе” акционерлык җәмгыяте – иң эре нефть-химия компанияләренең берсе, синтетик каучук, пластик һәм этилен ясаган үзебезнең җитештерүчеләр арасында әйдәп баручы урынны алып тора. “ТАИФ” компанияләр төркеменә керә. Компания 1967 елда нигезләнгән, төп көчләре Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәрендә урнашкан.

Чыгарылган продукция ассортиментында 120 дән артык төр бар. Акционерлык җәмгыяте продукциясе Европа, Америка, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 50 дәүләтенә чыгарыла. Продукциянең гомуми күләмендә экспорт якынча 50% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International