Федерация Советы 2018-2020 елларга федераль бюджетны хуплады

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Сишәмбе Федерация Советы 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына федераль бюджетны хуплады.

2018 елда бюджет кереме  15,258 триллион сум, чыгымнары – 16,529 триллион сум, бюджет кытлыгы ТЭПның 1,3% тәшкил итәчәк. 2019 елда керемнәр — 15,555 триллион сум, чыгымнар – 16,374 триллион сум, бюджет кытлыгы 2019 елда ТЭПның 0,8% планлаштырылган. 2020 елда керемнәр 2020 елда — 16,285 триллион сум, чыгымнар – 17,155 триллион сум, бюджет кытлыгы ТЭПның 0,79% дәрәҗәсендә салынган.

Urals маркасы нефтенә база бәясе 2017 ел бәяләрендә баррель өчен 40 доллар күләмендә билгеләнә һәм 2018 елдан башлап, ел саен 2%ка индексацияләнергә тиеш.

РФ гомуми дәүләт бурычы артачак, ләкин куркынычсыз дәрәҗәдә сакланачак һәм тулаем эчке продуктның 16% артып китмәячәк. 2018 елда РФ дәүләт бурычының чик күләме 15,235 триллион сум, яисә ТЭПның 15,6%; 2019 елда — 16,36 триллион сум, яисә ТЭПның 15,8%; 2020 елда — 17,652 триллион сум, яисә ТЭПның  16% тәшкил итәчәк.

РФ тышкы бурычы 2018 елда 4,732 триллион сум, 2019 елда — 4,943 триллион сум, 2020 елда — 4,95 триллион сум тәшкил итәчәк. Үсеш дәүләт гарантияләре арту исәбенә булачак.

2018 елда минималь хезмәт хакы күләме арту белән бәйле хезмәт хакын арттыруга 4,4 миллиард сум, 2019 елда – 16,3 миллиард сум, 2020 елда – 19,2 миллиард сум юнәлтү турында карар кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International