Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.
Утырыш барышында прдприятиенең 2017 елның 9 аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Агымдагы елда “Татспиртпром” АҖ сату күләмен арттыруны дәвам итә. Гыйнвар-сентябрь айларында компания РФ төбәкләрендә 4069 мең декалитр алкоголь продукциясе саткан, бу 2016 елның шушы чорына караганда 20%ка югары.
Утырышта шулай ук “Татспиртпром” АҖнең агымдагы эшчәнлеге хакында фикер алыштылар.