Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 2017 елда 3 мең 733 тикшерү уздырылган, барлыгы иминлек техникасын бозу буенча 17 муниципаль районда 54 факт ачыкланган. Ике атна эчендә 31 тикшерү уздырылган, хокук бозулар ачыкланмаган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 984 күп фатирлы йортта капиталь ремонт тәмамланган. Торак инспекциясе шулардан 941 йортны кабул иткән.
2017 елда Татарстанда 146 мәгариф объекты ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән 36 мәктәп (7 коррекцион мәктәп) һәм 110 мәктәпкәчә балалар оешмасы. Бүгенгә бөтен эшләр дә тулы күләмдә төгәлләнгән.
Мәдәният объектларына капиталь ремонт программасы буенча 30 ноябряьгә 44 объектның 1сендә эшләр бара (Азнакай районы). 43 объектта эшләр беткән.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советлары биналарына капиталь ремонт программасы буенча эшләр дәвам итә. 2017 елда 42 бинага капремонт каралган. Бүгенгә 41 объект эксплуатациягә тапшырылган.
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесе бинасына ремонт бара. Казанның 7 поликлиникасында эшләр тәмамланган.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, балаларны савыктыру лагерьларына, булдырылучы ресурс үзәкләренә (колледжларга), яшүсмерләр клубларына, Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә һәм муниципаль архивларына капиталь ремонт программасы тулы күләмдә төгәлләнгән.
Шулай ук Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Республика авыл торак пунктларын су белән тәэмин итү программасы буенча 254,4 км суүткәргеч сузылган, 38 су җыю манарасы урнаштырылган, 44 скважина борауланган. Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктырту програмасы буенча 10 мең 899 яктырткыч куелган, 323 км электр тапшыру линиясе монтажланган, 289 электр энергиясен исәпкә алу һәм идарә итү щиты урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 335 сыер фермасына капиталь ремонт ясау буенча эшләр 99,9%ка тәмамланган, 29 яшелчә саклагыч буенча – 100%, шулай ук 126 силос-сенаж траншеясе буенча – 100%.
«Җәмәгать киңлекләре» программасы буенча 45 муниципаль берәмлектә 68 объектны төзекләндерү планлаштырыла. 2017 елның 2 декабренә төзелеш-монтаж эшләре үтәлеше – 93%, 30 объектта эшләр төгәлләнгән. 38 объектта эшләр бара, шулардан 28 – әзер диярлек (95% һәм аннан да күбрәк).
«Уңайлы мохит» ярдәмче программасы буенча 2017 елда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен 108 объект җайлаштырылган, шул исәптән 12 гомуми белем учреждениесе.