Икътисадый үсеш министрлыгы 2017 елда РФдә тулаем эчке продукт үсеше темпына бәяне 2% дәрәҗәсендә саклый. Бу хакта министрлык бастырган “Октябрьдә икътисад картинасы”ында хәбәр ителә.
“2017 елда тулаем эчке продукт үсеше темпына бәя якынча 2% дәрәҗәсендә саклана. Гыйнвар-октябрь айларына Дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматлары билгеле булуга карамастан, агымдагы саннар мәгълүматның тулы әйләнәсенә нигезләнмәгән”, - дип искәртәләр Икътисадый үсеш министрлыгында.
2017 ел өчен тулаем эчке продукт динамикасына төгәлрәк бәяне кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары буенча еллык мәгълүмат, эре һәм урта предприятиеләрнең еллык хисапларыннан өстәмә мәгълүмат алганнан соң гына биреп булачак”, - дип өстиләр министрлыкта.
Дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, беренче квартал йомгаклары буенча икътисад үсеше 0,5% тәшкил итте, икенче кварталда ул кисәк кенә 2,5%ка кадәр тизләнде, ә гомумән беренче яртыеллыкта 1,5% тәшкил итте.
Дәүләт статистика федераль хезмәте алдан бәяләвенчә, РФнең 9 айда тулаем эчке продукт үсеше 1,6% тәшкил итәчәк. Идарә тармагының мәгълүматы Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвеннән (1,8%) аерылды. Икътисадый үсеш министрлыгының агымдагы база фаразында 2017 ел йомгаклары буенча икътисад үсеше 2,1% булачак.