ТР Финанс министрлыгында ТР муниципаль районнар һәм шәһәр берәмлекләре белән видеоселектор киңәшмә узды

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр берәмлекләре белән видеоселектор киңәшмә узды. Чарада Татарсан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан вәкилләр дә катнашты.

Киңәшмәдә бюджет өлкәсен­дәге аерым категория хезмәт­кәрләргә хезмәт хакын арттыру өлешендә Россия Федерациясе Президентының “май” Указларын үтәү, шулай ук бухгалтерлык хисабын төзү һәм контроль-ревизия органнары ачыклаган кимчелекләрне бетерү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International