Антон Силуанов 2017 елда Россия бюджеты кытлыгы буенча фаразын әйтте

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елда РФ бюджеты кытлыгы тулаем эчке продуктның 2% артмаячак. Бу хакта РФ финанс министры пәнҗешәмбе көнне узган Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.

“2017 елдан нәрсә көтәбез? Без агымдагы елда бюджет кытлыгы тулаем эчке продуктның 2% артмаячак дип уйлыйбыз, бу без планлаштырганнан түбәнрәк... Бу без әйткәнчә, өстәмә керемнәрнең югарырак булуына бәйле”, - диде Силуанов.

Гамәлдәге бюджет турында законда кытлык тулаем эчке продуктның 2,1% дәрәҗәсендә салып калдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International