Халыкара коррупциягә каршы тору көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генассамблеясе белән игълан ителде һәм ел саен 9 декабрь көнендә билгеләнә.
Бу көнне 2003 елда, кул кую өчен, каррупциягә каршы Берләшкән Милләтләр Оешмасы Конвенциясе ачылды. Документ, аңа кул куйган дәүләтләрне, ришвәтне, бюджет акчаларын урлауны һәм коррупция керемнәрен юуны җинаятьчелек дип игълан итәргә йөкли.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне итеп игълан ителгән.
Коррупция – хезмәт вазыйфаларын җәмгыятьнең һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен читкә куеп, шәхси файда алу максатыннан куллану. Әлеге күренеш хакимият һәм халык арасындагы мөнәсәбәтләргә, икътисад торышына, республика көндәшлегенә тискәре йогынты ясый һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең барлык өлкәләренә кагыла.
Коррупциягә каршы көрәштә дәүләтнең һәм гражданнарның да кискен һәм системалы карашы кирәк. Әлеге максатларны күздә тотып Татарстанда 2006 елдан коррупциягә каршы республика программалары гамәлгә ашырыла. Коррупцион хокук бозуларны кисәтүдә Коррупциягә каршы тору советы эшчәнлеге нәтиҗәле булды. Аның утырышларында коррупция куркынычы белән бәйле иң кискен сораулар карала, коррупциягә каршы тору өлкәсендә республика стратегиясен гамәлгә ашыру белән бәйле тәкъдимнәр әзерләнә. Коррупциягә каршы көрәштә хокук саклау органнары җитди өлеш кертә. Аларның эше бу өлкәдә җинаятьләрне ачуга һәм тикшерүгә юнәлтелгән.
Татарстан бүген – инвестицияләрне җәлеп итүгә, сәнәгатьне яңартуга, инновацион мөмкинлекләрне үстерүгә юнәлтелгән динамик үсештәге төбәк. Ләкин икътисадтагы барлык безнең казанышлар коррупциягә кискен каршы тормыйча була алмый. Республиканың алдагы уңышлары һәр гражданинның килешмәүчән һәм нык позициянә бәйле.