РФ икътисады үсеше якын киләчәктә гарантияләнә, дип җиткерде Россия Президенты Владимир Путин.
“Уртача сроклы, якын перспективада үсеш инде гарантияләнә. Аларга, бу проектларга, инде акчалар салынган”, - диде ул пәнҗешәмбе көнне узган зур матбугат конференциясендә.
Аның сүзләренчә, агымдагы елда хәзерге вакытка чит илләрдән туры инвестицияләр 23 млрд. долларга җиткән. Бу, дип өстәде ул, үткән ел белән чагыштырганда, ике тапкырга артыграк һәм алдагы дүрт ел эчендә иң яхшы күрсәткеч.