Россия бюджеты кытлыгы киләсе елда 1,4 процентка кадәр кимиячәк. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов ТР финанс идарә тармакларының Казанда үткән уртак киңәшмәсендә хәбәр итте.
Кытлык дәрәҗәсе кимү облигацияләр чыгаруны арттыру кебек адымнарга бәйлелекне киметергә тиеш, дип искәртте министр. Моның өчен резервлар чыгымнары киметелә, киләсе елда алар минималь булачак, дип өстәде ул.
“Бездә бюджет кытлыгы агымдагы елның тулаем эчке продуктының 2 процентыннан киләсе елда 1,4 процентка кадәр кими. Киләсе елларда безнең бюджетка, безнең йөкләмәләрне үтәүгә йогынты мөмкинлекләрен азайту өчен ул алга таба да кими барачак”, - дип җиткерде ул.