Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко РФ Финанс министрлыгының федераль дәрәҗәдә кабул ителгән эшмәкәрлек өчен төбәк салым льготаларының эффективлыгын бәяләү методикасын эшләүләрен сорады.
“Антон Германовичка [Силуанов] үтенеч: төбәкләр бюджеты исәбенә федераль дәрәҗәдә кабул ителгән льготалар эффективлыгын бәяләү методикасын, ниһаять, эшләргә (һәм аны файдаланырга) кирәк. Бәлки алар кирәктердә, ләкин аларның эффективлыгын исбатларга кирәк. Әгәр дә ул юк икән, аны кабул итүнең кирәге калмый”, - диде Матвиенко. Бу хакта ул бюджетара мөнәсәбәтләрнең хәленә һәм аны камилләштерү перспективаларына багышланган Закон чыгаручылар советы утырышында белдерде.
Шулай ук ул РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкинга һәм Федерация Советының икътисадый сәясәт комитеты башлыгы Дмитрий Мезенцевка мөрәҗәгать итте. Алардан ул Россиянең региональ үсеше максатлары һәм бурычларын гамәлгә куюның төп юнәлешләрен билгеләргә тиеш булган пространстволы үсеше стратегиясен әзерләү буенча эшне активлаштыруларын сорады. “Киләсе елда пространстволы үсеш буенча стратегия әзерләнергә тиеш. Бу гаять мөһим документ, чөнки икътисадның алдагы үсеше (шул исәптән Федерация субъетларында) нигездә аңа бәйле. Моңа зур игътибар бирегез, әйдәгез бергәләп яхшылап эшлик”, - диде Федерация Советы спикеры.