Россиядә бюджет кредитларын реструктурлаштыру программасы эшли башлый

2018 елның 1 гыйнвары, дүшәмбе

1 гыйнвардан Россиядә бюджет кредитларын 7-12 елга реструктурлаштыру программасы эшли башлый. Бу төбәкләргә киләсе ике елда якынча 430 миллиард сум экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Беренче ике елда төбәкләр бурычның барлыгы 5әр% түләп барырга тиеш булачак. Реструктурлаштыру төбәкләргә киләсе ике елда якынча 430 миллиард сум акча экномияләргә мөмкинлек бирер дип көтелә. 2018-2019 елларда инфляция дәрәҗәсеннән югары керем үсеше күрсәткән төбәкләр генә реструктурлаштыруны 12 елга кадәр озайту хокукына ия булачак.

РФ Финанс министрлыгы бюджет кредитларын реструктурлаштыру турында килешүләрне төбәкләр белән декабрь уртасында төзи башлады. Реструктурлаштыруда барлык төбәкләр дә катнашыр дип көтелә.

Программа РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International