2018 елның беренче сәүдә көнендә Мәскәү биржасында доллар курсы рубльгә карата, аннан алдагы сәүдәнең ябылу дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 3 тиенгә арткан һәм 57,66 сум тәшкил иткән.
Евро курсы 5 тиенгә күтәрелгән, 69,3 сумга кадәр.
Мәскәү биржасы индексы 0,44% – 2118,93 пунктка кадәр үскән.
РТС индексы 0,38% күтәрелгән һәм 1158,87 пунктка кадәр ирешкән.