S&P: РФдә инфляция Үзәк Банкның максаты 4%ка 2018 елның икенче яртысында кайтачак

2018 елның 5 гыйнвары, җомга

Россиядә еллык инфляция Үзәк Банкның максатчан күрсәткече 4%ка 2018 елның икенче яртысында кайтачак. Бу хакта S&P халыкара рейтинг агентлыгының Россия буенча өлкән икътисадчысы Татьяна Лысенко җиткерде.

“Без Россиядә еллык инфляция түбән дәрәҗәдә калыр, ә процент ставкалары акрынлап кими барыр дип исәплибез. Безнең фараз – еллык инфляциянең максатчан күрсәткече 4%ка (2017 елның ноябрендәге 2,5%тан) 2018 елның икенче яртысында кайтуы”, - ди эксперт.

“Ләкин уртача еллык инфляция (2017 ел белән чагыштырганда, 2018 елда бәяләрнең уртача дәрәҗәсе) мөгаен 3%ка якын булыр”, - дип саный ул.

Икътисадый үсеш министрлыгы 2017 ел йомгаклары буенча рекорд түбән инфляция фаразлаган иде – 2,5-2,6%.

Башланып килгән елда Россия икътисадына уңай йогынты ясыячак гомуми тенденцияләргә тукталып, Лысенко түбәндәгене хәбәр итте. “Глобаль икътисадта уңай тенденцияләрне искәртеп узасы килә. Глобаль икътисадый алга китеш һәм аңа бәйле халыкара сәүдә үсеше дәвам итә. Шулай ук Россия өчен уңайлы факторларның берсе – нефтькә чагыштырмача тотрыклы бәяләр”.

S&Pның Brent маркасы нефтенә уртача еллык бәя фаразы 2018 елда баррель өчен 55 доллар тәшкил итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International