Киләсе ике елда РФдә икътисадый үсеш 3-3,5% тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин Давоста узган “ВТБ Капитал” иртәнге ашында хәбәр итте.
“Без үсәргә телибез, демографик таләпләрне исәпкә алып, без 3-3,5%ка үсәргә теләр идек. Киләсе елларда без бу цифрларга ирешербез”, - диде ул.
Орешкин дәүләт икътисады соңгы вакытта яңадан көйләнде һәм алдагы елларга караганда, нефтькә бәяләргә бәйлелеген киметте дип искәртте.
Икътисадый үсеш министрлыгының алдан ясалган бәяләмәсе буенча 2017 елда РФ тулаем эчке продукты 1,4-1,8% диапазонында үскән.
Аннан алда Халыкара валюта фонды 2018 елга Россиянең тулаем эчке продукты үсеше бәяләмәсен яхшыртты һәм 2019 елга фаразын үзгәрешсез калдырды. Халыкара валюта фондының яңартылган фаразлы-аналитик чыгышына караганда, Россия икътисады үсеше 2018 елда 1,7% (1,6% көтелгән иде) тәшкил итәчәк. Россия тулаем эчке продукты 2019 елда, фонд фаразлары буенча, 1,5%ка үсәчәк.