ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы узды

2018 елның 27 гыйнвары, шимбә

Бүген Чаллының IT-паркында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2017 елда республиканың транспорт комплексы эше йомгакларына һәм 2018 елга бурычларына багышланган коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы узды.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов катнашты.

Төп чыгышны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ясады.

Шулай ук киңәйтелгән утырышта Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International