Финанс министрлыгы һәм Казначылык департаменты белгечләренең вебинарда катнашуы

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Финанс министрлыгы һәм Казначылык департаменты белгечләренә вебинарда катнашуны оештырды. Ул “2018 елда бюджетлар үтәлешен, бюджетара мөнәсәбәтләрне норматив хокукый көйләү һәм максатчан средстволарның казначылык озатуы” темасына баглышланды. Чараны “Контакт мөнәсәбәтләр форумы” Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән бергәләп үткәрә.

Чарада 2018 елдан гамәлгә кергән, чыгымнар буенча бюджетлар үтәлешенә регламент билгеләгән  үзгәрешләр һәм яңадан кабул ителгән федераль норматив актлар каралды.

Вебинарда Россия Финанс министрлыгының Бюджет мөнәсәбәтләрнен хокукый көйләү департаменты директоры Т.В.Саакян чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International