Дәүләт Думасы хезмәткә түләүнең минималь күләмен 2018 елның 1 маеннан арттыру турында закон проектын I укылышта кабул итте

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

7 февраль көнне Дәүләт Думасы пленар утырышта агымдагы елның 1 маеннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумына кадәр арттыру турында закон проектын I  укылышта кабул итте.

Документны барлык фракцияләр дә хуплады.

Документ хезмәткә түләүнең минималь күләмен 2018 елның 1 маеннан айга 11 мең 163 сум дип билгеләргә тәкъдим итә, аны эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумы зурлыгына җиткерә. Проектка аңлатма язуында нигезләмәләрне гамәлгә кую 3 миллион кешегә кагылачак, шулардан 1,6 миллион кеше дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшли дип искәртелә.

Проектка финанс-икътисадый дәлил буенча 2018 елда бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакыларын арттыруга барлык чыгымнар 39,3 миллиард сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең – 7,5 миллиард сум, ә РФ субъектлары дәүләт учреждениеләренең һәм муниципаль учреждениеләренең – 31,8 миллиард сум.

Икътисадның реаль секторы оешмалары хезмәткәрләренең хезмәткә түләүне минималь күләмен арттырган вакытта хезмәт хакын күтәрүгә өстәмә финанс средстволарга ихтыяҗ 2018 елда 22,7 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта бюджет чыгымнарының өчтән бер өлеше Россия Федерациясе бюджет системасына бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият кертемнәре һәм физик затларның керемнәренә салым рәвешендә кире әйләнеп кайтачак.

Аннан алда РФ президенты Владимир Путин Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумы белән 2018 елның 1 маеннан тигезләшәчәк дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумына кадәр күтәрү 2019 елның 1 гыйнварына планлаштырылган булган, ләкин Россия Федерациясе Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе башлыгы Михаил Шмаков очрашу вакытында карарны кабул итүне тизләтергә, аны 1 майга – Хезмәт көненә күчерергә тәкъдим иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International