РФ Хөкүмәте цифрлы икътисад буенча 25 закон проектын Дәүләт Думасының язгы сессиясендә кертәчәк

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте цифрлы икътисад программасын гамәлгә куюга бәйле 25 артык закон проектын Дәүләт Думасының язгы сессиясендә кертергә планлаштыра. Бу хакта Россия бизнесы атнасы кысаларында Цифрлы икътисад буенча хөкүмәт ярдәмче комиссия җитәкчесе – Хөкүмәт аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов хәбәр итте.

“Норматив көйләү өлешендә иң сизгер темалар буенча без 25 артык проектны Дәүләт Думасының язгы сессиясендә кертәчәкбез”, - диде Акимов.

Шулай итеп, персональ мәгълүмат һәм әйберләр интернеты режимын көйләү белән бәйле закон проектлары кертеләчәк.

Акимов билгеләп үтүенчә, мондый көйләү эшмәкәрлек кенә түгел, ә җәмгыять мәсьәләләренә дә җавап бирергә тиеш. “Безнең амбицияләрне көйләүне күпкә төзегрәк һәм балансланганрак итү тәшкил итә”, - дип өстәде ул.

Моннан тыш, цифрлы икътисад программасы кысаларында, киләсе өч елда  якынча 1,4 мең чара планлаштырылган. Нәкъ менә нинди чаралар гамәлгә куеласын Акимов төгәл әйтмәде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International