Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды. Парламентарийлар федераль бюджеттан республикага бюджет кредитларын бирү турында өстәмә килешүләрне раслау турында закон проектын тикшерде, шулай ук Татарстанның Бюджет кодексына кайбер үзгәрешләр кертү турында сөйләште.

ТР финанс министры урынбасары Алексей Шишкин искәртүенчә, өстәмә бюджет килешүләре турында закон проекты Дәүләт Советының киләсе утырышында тикшереләчәк. Ул бюджет кредитлар буенча Татарстанның йөкләмәләрен (федераль бюджеттан бирелгән җәмгысы 5 млрд. 731 млн. 143 мең сумны) реструктурлаштыруны күздә тота. Федераль үзәк тарафыннан бу закон кабул ителгән очракта, 2024 елга кадәр җиде елда бурычны кичектереп түләп булачак. Шул ук вакытта 2018-2019 елларда республика ел саен 286 млн. 557 тыс. сум ( бурычның 5%), 2020 елда – 573 млн. 114 мең сум (бурычның 10%), ә 2021 – 2024 елларда - 1 млрд. 146 млн. 229 мең сумлап  (бурычның 20%) ел саен түләп барачак. Кичектерү өчен түләү еллык 0,1% күләмендә билгеләнгән. Нәтиҗәдә 84,9 млрд. сум күләмендә дәүләт бурычы күләме реструктурлаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International