РФ Финанс министрлыгы төбәкләрнең гомуми бурычыннан коммерцияле бурыч өлеше турында сөйләде

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Россия төбәкләренең гомуми бурычы структурасында коммерцияле бурыч өлеше өч елда 9% ка кимеде һәм 2018 елның 1 гыйнварына 52% тәшкил итте. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Россия инвестицияле форумның журналына интервьюсында белдергән.

“Хәзер 2018 елның 1 гыйнварына коммерцияле бурыч өлеше – кыйммәтле кәгазьләр, банк кредитлары – 2015 елның 1 гыйнвары өлешенә 9% ка кимү белән 52% тәшкил итә”, - дип җиткерә финанс министры сүзләрен басма.

2015 елның башыннан алып, министрлык базар йөкләмәләрен биләүгә төбәкләргә 1 триллион сумнан артык бюджет кредитларын бирде дип искә төшергән ул. 3-5 елга срок белән бюджет кредитлары РФ субъектларына 0,1% льготалы ставка буенча бирелгән.

Үткән елның ахырында РФ президенты Владимир Путин 2018 елдан башлап, Россия төбәкләренең бурычларын реструктуризацияләү программасын башлап җибәрү турында игълан итте. Бу программа кысаларында Финанс министрлыгы 73 төбәк белән бюджет кредитлары буенча түләүләрне кичектерү турында килешүләр төзеде: 2018-2019 елларда төбәкләр ел саен бурычтан 5әр процент, 2020 елда – 10 процент, 2021-2024 – 20 шәр процент түләп барачак.

Әгәр дә төбәк 2018-2019 елларда үз салым һәм салым булмаган керемнәренең инфляциядән югарырак үсешен тәэмин итә алса, ул реструктуризациянең гомуми срогын 2029 елга кадәр озайта алачак.

“2018-2019 елларда төбәкләрнең бюджет кредитларын кайтаруга кирәкле күләмнең кимүе рәвешендәге бюджет эффекты 418 миллиард сумга кадәр, шул исәптән 2018 елда – 238 миллиард сум һәм 2019 елда – 180 миллиард сум тәшкил итәчәк”, - дип искәрткән Финанс министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International