Дәүләт Думасы хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумына кадәр арттыру турында президент закон проектын II укылышта кабул итте.
Үткән атна Дәүләт Думасы аны беренче укылышта кабул иткән иде. Аны барлык фракцияләр дә хуплады.
Документ хезмәткә түләүнең минималь күләмен майдан алып, айга 11 мең 163 сум дип билгеләргә тәкъдим итә, ул яшәү минимумы белән тигезләшәчәк. Закон нигезләмәләрен гамәлгә кую 3 миллион кешегә кагылачак, шул исәптән 1,6 миллион кеше дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшли.
Проектка дәлил буенча быел бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын арттыруга чыгымнар 39,3 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Башта хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләү 2019 елдан планлаштырылган иде, ләкин Россия Федерациясе Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе башлыгы Михаил Шмаков РФ президенты Владимир Путин белән очрашуы вакытында карарны кабул итүне тизләтергә, аны 1 майга – Хезмәт көненә күчерергә тәкъдим иткән.