2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына республика бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты 6,6 млрд. сумга, ә чыгымнар 22,6 млрд. сумга арта. Республиканың төп финанс документына үзгәрешләрне бүген депутатлар бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 35нче утырышы барышында кертте.

Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин закон проектын тәкъдим итеп, федераль бюджеттан (субсидияләр, субвенцияләр, бюджетара трансфертлар, шулай ук РФ Пенсия фонды бюджетыннан средстволар) Татарстан бюджетына өстәмә 6,6 млрд. сум килде дип хәбәр итте.

Акчалар берничә эре юнәлеш буенча килгән – 2019 елдагы WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерләнүгә (3,9 млрд. сум), аерым категория гражданнарны дарулар белән тәэмин итүгә (1,1 млрд. сум), югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә (508 млн. сум), беренче бала туу белән бәйле айлык түләүне гамәлгә куюга (476 млн. сум).

Кабул ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, Татарстан бюджетының 2018 елга керемнәре 209,3 млрд. сум, чыгымнары 227,9 млрд. сум тәшкил итәчәк, кытлыгы 18,6 млрд. сумга кадәр артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International