Әлеге елның маеннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен 11163 сумга кадәр арттыруга төбәкләргә якынча 20 млрд сум бүлеп бирү күздә тотыла. Бу хакта сишәмбе Федерация Советы утырышында Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.
“Финанс министрлыгы боерык проектын әзерләде. РФ субъектларына өстәмә финанс ярдәмнең бу суммасы 20 млрд тәшкил итә”, - диде ул.
Ул 2018 елның 1 маеннан хезмәткә түләнең минималь күләмен 11 мең сумга кадәр арттыруга субъектларның гомуми ихтыяҗы күләме 31,8 млрд сум тәшкил итә дип искә төшерде. Шулай итеп, хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыруга субъектларның гомуми чыгымнарының якынча өчтән икесен хөкүмәт каплаячак дип өстәде министр.
Аннан алда Дәүләт Думасы өченче укылышта 2018 елның 1 маеннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр арттыру турында законны кабул итте. 16 февраль көнне хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыруга РФ хөкүмәтенең резерв фондтан төбәкләргә өстәмә ярдәм бүлеп бирәчәге турында карар кабул итүе билгеле булды.