Татарстан Республикасының рейтингы үсү

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Халыкара рейтинг агентлыклары Татарстан Республикасы рейтингы буенча фаразны “уңай”га кадәр арттырды. Шулай «Moody's Investors Service Ltd» рейтинг агентлыгы линиясе буенча агымдагы елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы рейтингы буенча фаразның яхшыруына Россия Федерациясенең бурыч түләүгә сәләтлелек күрсәткечләре яхшыруы шарт булды.

«Fitch Ratigs Ltd.» халыкара рейтинг агентлыгы линиясе буенча үткән елның декабрендә Татарстан Республикасы рейтингы инвестицияле категория рейтингларына бәйләнешле расланды, фараз “уңай”. Шул ук вакытта безнең рейтинг Россия Федерациясенең суверен рейтингы белән бер дәрәҗәдә тора. Рейтинглар бирү методикасы буенча аерым төбәк рейтингы бөтен дәүләт рейтингыннан югарырак була алмый. Агентлык фикеренчә, безнең рейтинг шуңа тыелып тора.

Рейтинг агентлыклары Татарстан Республикасының яхшы бурыч түләүгә сәләтлелеген, республиканың көчле бюджет күрсәткечләрен демонстрацияли алу мөмкинлеген, үлчәнгән бюджет сәясәте үткәрә алуын, шулай ук республиканың диверсификацияләнгән икътисадын билгели. Аналитиклар Татарстан Республикасының икътисад һәм финанслар өлкәсендә алга бара торган үсешен искәртә, өстәвенә алар гомумән Россия Федерациясендәге кайбер күрсәткечләр буенча югарырак темплы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International