Үткән елның ахырында Татарстан Республикасына 2016 елда барлыгы 5,7 млрд. сумга бирелгән федераль бюджеттан бюджет кредитлары буенча бурычы реструктуризацияләнде.
Бу әҗәт буенча бурычны каплау кичектерелеп, 2018 елдан 2020 елга кадәр түбәндәге график буенча башкарылачак: 2018 – 2019 елларда ел саен 5 әр процент, 2020 елда 10 процент, 2021 – 2024 елларда тигез өлеш белән ел саен 20 шәр процент. Беренчел шартта бу акчаларны график буенча 2018 һәм 2019 елларда кайтарырга кирәк булганын исәпкә алсак, реструктуризация Татарстан Республикасы бюджетына агымдагы йөкләмәне шактый киметергә мөмкинлек бирде. Шулай итеп, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше чыгымнарының өстенлекле юнәлешләренә күбрәк средстволар юнәлтү мөмкинлеге туды.
Реструктуризация срогы 2029 елны кертеп, 5 елга кадәр озайтылырга мөмкин. Моның өчен 2018 һәм 2019 елларда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәренең инфляциянең фактик дәрәҗәсеннән дә түбән булмаган үсешен тәэмин итәргә кирәк. Бу мәсьәлә 2020 елда каралачак.