ТР Икътисад министрлыгының һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегиясе узды

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының "Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү" темасына йомгаклау коллегиясенең уртак утырышы узды. 

Утырыш Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданында үтте (Казан).

Төп чыгышларны ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов ясадылар.

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International