Россия Президентының Федераль Собраниегә еллык юлламасы

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык юлламасын укыды. Тантана Мәскәүнең Үзәк “Манеж” күргәзмә залында узды.

Юлламаны тыңлауда Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Хөкүмәте әгъзалары, Конституцион һәм Югары судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының закон чыгару җыелышлары рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән иҗтимагый оешмалар вәкилләре, эре массакүләм мәгълүмат чараларының җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International