2017 елда РФдә төп капиталга инвестицияләр 4,4% ка үскән

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

2017 елда РФдә төп капиталга инвестицияләр 4,4%ка үскән, бу Икътисадый үсеш министрлыгының 4,1% фаразыннан югарырак. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәтенеӊ гыйнвар өчен “Россиядә социаль-икътисадый хәл” чыгышында хәбәр ителә.

Номиналь чагылышта инвестицияләр күләме 15,967 триллион сум тәшкил иткән.

Үткән елның ноябрь ахырында Дәүләт статистика федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, РФдә төп капиталга инвестицияләр 2017 елның гыйнвар-сентябрендә (2016 елның шул ук чоры белән чагыштырганда) 4,2%ка үскән.

Икътисадый үсеш министрлыгы фаразы буенча 2018 елда инвестицияләр үсеше 4,7% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International