Дмитрий Медведев төбәкләр үсеше буенча йөкләмәләр исемлеген раслады

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Сочида үткән Россия инвестицияле форумы йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлеген раслаган. Алар төбәкләрнең үсешенә карый, шул исәптән анда төбәк дәрәҗәсендә федераль займ облигацияләрен чыгару мөмкинлеге турында мәсьәлә дә бар. Бу хакта ул вице-премьерлар белән киңәшмәсе вакытыныда хәбәр итте.

“Мин Сочидагы инвестицияле форум йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлегенә кул куйдым. Нигездә төбәкләр өлешендә, чөнки төп тема төбәкара мөнәсәбәтләр, бюджетара мөнәсәбәтләр иде. Исемлек зур, аңа 21 пункт керә, алар аерым алганда, физик затларга федераль займнар, һәм төбәк займнарын булдыруга карый”, - диде Премьер-министр.

Медведев искәртүенчә, йөкләмәләр салым хисапнамәләрен гадиләштерүгә, шулай ук Дәүләт статистика федераль хезмәте базасында мәгълүмат белән идарә итүнең илкүләм системасын төзүгә, бюджетара мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән пространстволы үсеш стратегиясенә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International