2017 елның дүртенче кварталында РФ тулаем эчке продукты еллык чагылышында 1,2% үсте, декабрьдәге 1,4%тан үсеш 2018 елның гыйнварында 2% кадәр тизләнде. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы әзерләгән “Икътисад картинасы. Март” күзәтүендә хәбәр ителә.
“Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвенчә, Россия икътисады гыйнварда елга ел 2% кадәр тизләнгән (декабрьдә елга ел 1,4%, 2017 елның дүрентче кварталында елга ел 1,2%). Тулаем эчке продукт динамикасы яхшыру иң беренче чиратта гыйнварда елга ел 2,9% үскән сәнәгый җитештерү торгызылуга бәйле”, - дип әйтелгән документта.
2017 ел йомгаклары буенча, Дәүләт статистикасы федераль хезмәте бәяләвенчә, дәүләтнең тулаем эчке продукты 1,5% ка үскән.
Икътисадый үсеш министрлыгы чыгышыннан күренгәнчә, тискәре һава-торышы шоклары булмаган очракта ел дәвамында инфляция 4%тан түбәнрәк булачак.
Хезмәт хакларының динамикалы үсеше һәм кулланучылар ихтыяҗының ышанычлы торгызылуына карамастан, икътисадка инфляция басымы түбән кала бирә дип искәртәләр Икътисадый үсеш министрлыгында. Февральдә кулланучылар инфляциясе гыйнвар дәрәҗәсендә еллык чагылышында 2,2% сакланган.
“Бәяләү буенча апрельдә-майда инфляция елга ел 2,1-2,2% диапазонында торачак, ә июньдә бәяләрнең еллык үсеше 2% түбән төшәргә мөмкин. Тискәре һава-торышы шоклары булмаган очракта, инфляция ел дәвамында 4%тан түбәнрәк булачак”, - дип яза документ авторлары.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча РФдә февральдә еллык инфляция гыйнварда кебек үк 2,2% тәшкил иткән. Үзәк Банк фаразы буенча РФдә еллык инфляция 4% түбәнрәк булачак һәм 2019 елда шушы дәрәҗә тирәсендә калачак.