Финанс министрлыгы: РФ бюджеты гыйнвар-февральдә тулаем эчке продуктның 1,7% профицит белән үтәлде

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Финанс министрлыгының алдан ясалган бәяләве буенча РФ федераль бюджеты 2018 елның беренче ике аенда тулаем эчке продуктның 1,7% профицит яисә 226,498 миллиард сум белән үтәлгән. Бу хакта министрлык хәбәрендә әйтелә.

Шул ук вакытта Финанс министрлыгы гыйнварда профицит бәяләвен тулаем эчке продуктның 3,5% кадәр (алдагы бәяләү тулаем эчке продуктның 2,8% иде) арттырган. Алдан ясалган бәяләү буенча февральдә бюджет тулаем эчке продуктның 0,3% дефициты белән үтәлгән.

Федераль бюджет керемнәре 2018 елның гыйнвар-февралендә 2,534 триллион сум тәшкил итте, бу планлаштырылган еллык күләмнең 16,6%, чыгымнары – 2,308 триллион сум яисә 2018 елга расланган чыгымнарның 14%.

Керемнәрнең иң күп өлешен казнага Федераль салым хезмәте күчергән барлыгы – 1,649 триллион сум. Федераль таможня хезмәте 746,557 миллиард сум, башка федераль органнар – 138,957 миллиард сум.

Агымдагы елга бюджет турында закон тулаем эчке продуктның 1,3% кытлык белән исәпләнгән, ләкин Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов әйтүенчә, нефтькә агымдагы бәяләр сакланган очракта, ул профицит белән үтәлергә мөмкин. Шулай булганда ул ел йомгаклары буенча ул тулаем эчке продуктның 2%нан бераз азрак тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International